Табигать — киң мәгънәдә матди дөньяны, физик дөньяны аңлатучы төшенчә.
Ул үз эченә субатомик дәрәҗәдәге кечкенәләрдән алып космик җисемнәр зурлыгындагы объектларны кертә. Табигать фән тарафыннан төп эзләнү объекты буларак каралып үтә.
Ә менә табигатьнең гомуми законнары турындагы фән - физика фәне. Ул әйләнә-тирә дөньяны өйрәнүдә зур өлеш кертә. Җәмгыятьнең икътисади һәм мәдәни үсешендә фәннең роле зур, физика дәресләрендә укучыларның әйләнә-тирә дөнья турында заманча фәнни күзаллау формалаша. Мәсьәләләр чишкәндә, укучылар дөньяны танып белү методлары белән танышалар.
Әлеге проектта нәкъ менә физика фәненә кагылышлы татарча язылган материаллар урын ала. Физика буенча татар телендә мәсьәләләр чишү, кызыклы фактлар һәм ачышлар, биремнәр һәм тестлар, укучылар тарафыннан физика буенча махсус төшерелгән видеоэкспериментлар, гомумән алганда, табигать кануннарын татар телендә өйрәнүне күз уңында тотып эшләнә. Шулай ук, ассызыклап әйтәсе килә, терминнарның һәм билгеләмәләрнең рус теленә тәрҗемәләре дә сайтта урын ала. Ә бу инде үз чиратында, укучылар өчен имтиханнарга әзерләнү өчен бик файдалы чыганак һәм фәнни яктан бай мәгълүматлы татарча-русча медиа ресурс булып тора.